Габдулла Тукайга 140 ел
Габдулла Тукай -татар халкының бөек шагыйре.
26 апрель татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Шул уңайдан бүген укучылар һәм укытучылар , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , "Тукай безнең күңелләрдә" исемле иртәлек уздырдык.
Чара барышында укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр.
Татар теле һәм әдәбияты фәннәре укытучысы Венера Рифкат кызы, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, викторина уздырды.
Мәктәп директоры Лилия Мөхтәр кызы Тукайга багышланган конкурста катнашкан укучыларга , Тукай әкиятләрен бүләк итте. Шулай ук, Әдәби марафонда катнашкан укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырды
Чара барышында Венера Рифкат кызы " Тукайга 140 ел" исемле күргәзмә белән таныштырды , шагыйрьнең иҗатына тукталды.
Иртәлек ахырында " Туган тел " җырын башкардык.