Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Җир көне

22 апрель -Халыкара Җир көне.
Бу чиста Су, Җир, һәм һава бәйрәме.
Җир көне -яз көне үткәрелә торган бәйрәм булса да, без Җир анабызны чиста, пөхтә тотарга , сакларга тиеш.
Табигатебезне, елгабызны, кош -кортларны, бөҗәк һәм хайваннары, үсемлек, агач, һавабызны сакларга тиеш.
Онытмыйк дуслар!
Чисталык ул җыештырылган җирдә түгел, чүпләнмәгән җирдә.
Шул уңайдан китапханәдә " Җир көне ", "Табигать уртак йортыбыз" исемле күргәзмәләр куйдык.
7 сыйныф укучылары зур плакатка " Берегите природу " исемле рәсем ясадылар.
Авылыбызның, җиребезнең яшәешенә битараф булмыйча, өмәләрдә катнашыйк! Матур , чиста , ямьле җиребездә, авылыбызда гел шулай бердәм, тату булып яшик әле дуслар!