Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Библиотөн 2026

"Библиотөн -2026". Быел акция "Халыклар бердәмлеге -Русия көче! " исемле девиз астында үтте.
Тукайга 140 ел!
Без күпмилләтле халык! Без Тукайлы халык!
Милләтебез төрле, йолаларыбыз да төрле. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез бай һәм матур! Тукайның "Туган тел" җыры да, шигырь һәм әкиятләре дә төрле телдә тәрҗемә ителгән һәм, моңлы бер җыр булып яңгырый.
Без моңлы халык!
Шул уңайдан китапханәдә Тукай шигырьләре укылды, күргәзмәләр куелды.
Бу чарага килгән укучылар, балалар , авылдашлар , Тукай иҗаты һәм милләтләр тарихы белән таныштылар.
Чара барышында йолаларга, мәдәният һәм сәнгатькә, аш -су төрләренә, күңел бизәкләренә, милләт киемнәренә тукталдык, фикерләр алыштык.
Милләтләрнең төп ризыгы күпереп пешкән икмәк, чәкчәк , самавырда кайнаган кайнар , хуш исле чәй икәне турында да , укучылар бик теләп тыңладылар. Татар халкының бизәкләре түбәтәй, читек, чиккән камзол, күлмәк, альяпкычлар иң матуры булуын әйтеп үттек.
Татар халкының төп бизәге -кунакчыллык. Без кунакчыл булсак, өстәлләребез бай, телебез татлы булса, халкыбыз да яшәр, гаиләләребез дә нык булыр !
Тукайның "Туган тел" җыры белән чараны тәмамладык.