Эко Весна 2026
Авылыбыз җирлегендә өмәләр дәвам итә. Бүген , иң матур йола "Карга боткасы" уза торган урын, елга буенда өмәдә булдык.
Елга буендагы чүпләрне тырмаладык, җыйдык, чүп-чарлардан арындырдык.
Өмәдә актив авылдашлар, өлкән буын, мәдәният һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Өмә ясаган урын чиста, матур, ямьле булып калды.
Елга буе, авылдашларны 1 май көнне "Карга боткасы" бәйрәменә көтә.
Өмәләр дәвам итә!
Рәхим итегез, авылдашлар!