Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Террорчылык җәмгыятькә куркыныч

Көн туса терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә.
Террористлар -алар бик усал , куркыныч кешеләр, чөнки алар безне төрле ысуллар белән куркытырга тырышалар.
Алар бөтенесе дә җинаятьчеләр, шулай да алар гел матур сүзләр астына качалар. Бу сүзләргә берничек тә ышанырга ярамый.
Шул уңайдан , яшьләр белән берлектә "Террорчылык җәмгыятькә куркыныч" исемле әңгәмә уздырдык.
Чит-ят кешеләр белән аралашмаска, аларга үзеңнең планнарың турында сөйләмәскә, андый кешеләрдән ерак булырга, аларны тыңламаска, күрмәскә, белмәскә кирәклеге турында фикер алыштык.
Чара ахырында буклетлар өләштек.
Хезмәтне, тормышны яратып, якыннарыңны хөрмәт итеп, матур, тыныч , сәламәт яшәргә кирәк, дигән теләктә калдык.