Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

НДК_2026

Тукай гаять зур мирас калдырган. Аның яртысын балалар өчен әдәбият алып тора.
Тиздән , Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Шул уңайдан балалар бакчасына йөрүче кечкенә дуслар белән берлектә "Тукай әкиятләренә сәяхәт" исемле әдәби сәгать уздырдык.
Тукайның әкиятләрен , шигырьләрен укыдык, матур тышлы китаплары белән таныштык.
Тукай әкиятләренә , шигырьләренә "Милләтемнең җырчы тургае" исемле күргәзмә куйдык.
Туган телне ярату, хөрмәт итү , Тукайны зурлау кебек фикерләр әйттек.
Кечкенә дусларга сәяхәт бик ошады.