"Көмеш кыңгырау"да Милананың язмасы
"Көмеш кыңгырау" (№42 (2084), 30 октябрь 2021 ел) газетасында Кырынды авыл китапханәсенең укучысы Милана Хашимованың язмасы урын алган. Милана китап укырга ярата, бәйгеләрдә катнаша, "Энҗе бөртеге" туган якны өйрәнү музеена яратып йөри. Кырынды башлангыч мәктәбендә 2нче сыйныфында укый.