Татар телендә чыгыш ясарга өйрәттеләр
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, районнарга чыгып, оешма-учреждение җитәкчеләрен, авыл башлыкларын халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар уздырдылар. Әлеге чара ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән оештырылган. Мөгаллимнәр сөйләмдәге җитешсезлекләрне бетерү алымнары турында да фикерләрен җиткерделәр, үзләренең сәхнә осталыкларын да күрсәттеләр. Ә киеренкелекне бетерү өчен төрле күнекмәләр ясарга кирәклеген әйттеләр. Китапханәче дә укуда катнашты, бик күп серләргә өйрәнеп кайтты.