Бөтенроссия татар журналистлары форумы
Иҗауда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә, Әстерхан, Самара, Оренбург, Ульян, Чиләбе, Омск, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә, Мари-Эл республикасында татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары журналистлары, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" агентлыгы вәкилләре, "Яңарыш" газетасының актив хәбәрчеләре катнашты. "Халыклар дуслыгы йортында" түгәрәк өстәл булды. Кичтән Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе - Айрат Хамитов) концертын карадык.