Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

«Татарча диктант - 2026»

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Быел диктант тексты Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек иде. Текстны китапханәче Җиһангәрәева Эльмира Ирнис кызы укыды.
Акциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.