Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Исәнбайда иҗат бәйрәме

Исәнбайда иҗат бәйрәме
Бүген Исәнбай мәдәният йортында зур бәйрәм - ветеран педагог, каләм остасы Фәридә Җәмилеваның иҗат кичәсе уза. Аның "Гомер ике килми" һәм "Гомер йомгакларын сүткәндә" исемле китапларын тәкъдим итү кичәсенә авыл җитәкчеләре, исәнбайлылар, Фәридә Мәхмүт кызының укучылары, "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсе каләм осталары, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе хезмәткәрләре, балалары, оныклары, туганнары җыелды.