Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Сабантуйга бүләк җыю

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Без дә әнә шулай күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйдык. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

 Милли бәйрәмебез 6 июнь көнне –Исәнбай авылында, ел саен үтә торган болында була.  Бәйрәмгә рәхим итегез!