Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Татарча диктант

2026 елның 24 – 26нчы апрель көннәрендә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Исәнбай авыл китапханәсе китап укучылары да бу чарада катнашты. Быелгы акция аеруча истәлекле булды. Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу акция кысаларында тагын бер тапкыр укучыларыбыз әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен искә төшерде. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.