Сау бул бакча!
Иж - Бубый балалар бакчасында бик матур чараларның берсе, чыгарылыш🎈🎈🎈 кичәсе узды. Балалар кунакларга үзләренең оста чыгышларын күрсәттеләр, тәрбиячеләр әти - әниләрне уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч, күңелле узды. Балаларга күчтәнәчләр бирелде. Бакча коллективына чыгарылыш кичәсенә чакырганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. 💐👏
Нишлисең бит, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.
Балаларга изге теләкләр теләнде, сәламәт булып матур тормышта яшәргә язсын дигән изге теләкләр теләнде