Без - Тукайлы халык!
"Без - Тукайлы халык!"
Габдулла Тукай дөньяга килүенең 140 еллыгына багышланган истәлекле дата.
Туган тел — ул сүзләр генә түгел. Ул — халык хәтере, рухы, тарихы һәм йөрәк тавышы. Тел аша без үзебезне һәм дөньяны аңлыйбыз.
Телебезне саклау — ул үз тамырларыбызны, мәдәниятебезне һәм киләчәгебезне саклау дигән сүз.
📖 Габдулла Тукай балалар өчен дә бик күп шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар язып калдыра. Ул сабыйларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өнди. Куркытып түгел, ә яратып, үз итеп тәрбияли.
❤️Тукай рухы бүген дә халкыбыз күңелендә яши. Ул безгә яшәү көче биреп тора.✍️