Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Туган тел дөньясына сәяхәт

💥Китапханәдә яшьләр өчен пушкин картасы буенча "Туган тел дөньясына сәяхәт" исемле чара узды. Чарабыз матур шигъри юллар белән башланып китте. Татар халкының "Кулъяулык" уены уйналды, "Мәкальләр чылбыры" уенында да укучылар актив катнашты. "Туган ягым талантларга бай минем" исемле китап күргәзмәсе төзелгән иде. Фазыл Шәехнең "Яз сулышы" шигыре укылды. Укучылар тарафыннан Габдулла Тукайның "Пар ат" шигыре сәхнәләштерелде. "Тукай язы", "Әкиятләрең синең бер тылсым" , "Энҗе - мәрҗән калфагым" исемле күргәзмәләр төзелде, кызлар күңеленә хуш килде. Чарабыз бик мавыктыргыч узды. ✍️