Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Тормыш дәвам итә"

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан Иж - Бубый авылы китапханәчесе Нәзирә һәм Рәшит Ахметзяновларның гаиләсенә керү оештырды. "Тормыш дәвам итә" исемле әңгәмә үткәрелде, көн яңалыклары турында фикер алышулар узды. Г.Галләмованың "Кайту", "1000 советов" гәзитләре укырга алып керелде. Истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, баларның, оныкларның бәхетләре булып, матур тормышта яшәсеннәр дигән теләктә калдым.