"Балалар дөньясы тылсымчысы"
Балалар язучысы, хикәяче Ләбибә Ихсановага 100 яшь.
23 август көнне күренекле татар язучысы, ТАССРНЫҢ һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тула. Татар язучысы башка телләргә тәрҗемә ителгән яшүсмерләр өчен күп повестьлар язуы белән танылган. Иж-Бубый авылы китапхәнәсендә язучының юбилеена багышланган "Балалар дөньясы тылсымчысы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәктәп тормышы, балалар турында язылган.