Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Ромашки нежный лепесток"

#Агрыз
#АгрызскаяЦБС
#Ромашки_нежный_лепесток
Участие в акции "Ромашки нежный лепесток". Организатором акции является: МАУК «Центральная межпоселенческая библиотека» Белебеевского района Республики Башкортостан Поселенческая

библиотека № 3 с детским отделением.
Әлфирә Низамова "Ромашкалар".
Ромашкалар - сөю чәчәкләре,
Кирәкмидер артык аңлату.
Ромашканың һәрбер таҗы саен
Гашыйк булу, сөю, ярату...
Ромашкалар, ап - ак ромашкалар,
Күңелләрнең ихлас, саф чагы.
Бәхет юрап, олы сөю сорап,
Өзеләдер аның һәр таҗы.
Туган якның гүзәл чәчәкләре
Талгын гына җилдә тибрәлә.
Икеләнсә сөю хисләрендә
Сезгә юнәлә бит кыз бала.
"Сөя, сөйми - сөя, сөйми..."
Күз яшьләре тама гөлләргә.
Тик куллары тагын чәчәк эзли,
Өмет өзми туар көннәргә.
Үпкәләмәгез сез, ромашкалар,
Өзелгәнгә кайчак иртәрәк...
Яшәү көче, Өмет ала сездән! -
Сөю тулы гашыйк һәр йөрәк...