Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Асия Юнысова "Җиләк тәме"

Яңа китап 
Асия Юнысова "Җиләк тәме". 
Эх, җәе дә җәе! Эх, җиләге дә җиләге! Рузилә, тәмам хисләнеп, сүзләрен кичә генә ишетеп калган җырны җырлап җибәрде:
Җилендә дә аның - җиләк тәме,
Ямьлелектә җәйгә җитәме!..
***
Ул шул уйлар белән йоклап китте. Төшендә Фазылны күрде... Ишек яңагына сөялгән дә җырлап тора:
Аерым торып еллар,
Аймыл булды юллар,
Нигә гомер читтә узган соң?
Бар шул инде парың,
Янып сөйгән ярың,
Кулларыңны аңа сузгансың...
Рузилә Фазылның талгын гына җырлавына уянып китте. Торырга да вакыт икән. Кызык, Фазыл төшкә җырлап керде. Җырны хәбәр диләр. Әллә үзе киләме икән? Әллә хаты бармы?