Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Шатлык кәрзине"

Иж - Бубый авылы китапханәчесе балаларны яклау көненә "Шатлык кәрзине" исемле уенлы кичә үткәрде. "Милли ризыклар табын түрендә" исемле күргәзмә дә төзелде. Бизәлгән кәрзин түгәрәк буенча кулдан - кулга бирелде, көй туктала. Балалар кәрзин эченнән милли азыкларга багышланган табышмакларга бик дөрес җаваплар бирделәр, шигъри юллар яңгырады. Кичәбез чәй өстәле янында дәвам итте. Балалар әниләренә булышып, кыстыбый камыры катырулары, пилмән камыры бөреләре турында уртаклаштылар. Милли ризыклардан авыз иттеләр.