"Тукай - безнең күңелләрдә”
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 еллыгына балалар бакчасы коллективы белән берлектә “Тукай - безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара узды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Әкият геройлары чыгышы кичәне тагын да нурландырды. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык уеннар уйнаттылар. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында күмәк "Туган тел" җыры башкарылды.