Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Иҗат кичәсе

Бүген, ягъни 18 апрель көнне Үзәк китапханәдә районыбызның язучысы, шагыйрә Наилә Харисованың иҗат кичәсе узды. Чарада бик теләп катнаштым. Язучы Наилә Харисованың иҗаты һәм тормыш юлы белән танышканнан соң "Бәллүр тозак" китабына кергән хикәяләре һәм повесте буенча фикер алышулар узды. Мин китап сөючеләрне "Иске йорт" хикәясе белән таныштырып үттем. Наилә апаның әсәрләрен китап сөючеләргә җиткерербез дигән теләктә калдым.