Китапханәдә кунакта
Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган VIII төбәкара укуларга багышланган конференциягә Казаннан килгән кунаклар – күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы белән китапханәдә фикер алышулар узды.