Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Яз бәйрәме - Нәүрүз"

Иж - Бубый авылы китапханәчесе балалар бакчасы коллективы белән берлектә "Яз бәйрәме - Нәүрүз" исемле кичә үткәрде. Кичәдә Нәүрүзбикәнең ихластан бәйрәм белән котлавы, балаларның Нәүрүзбикәгә багышлап сөйләнгән шигырьләре бик матур яңгырады. Яз турында җырлар кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. "Яшел кулъяулык", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Аркан тартышу" уеннары уйнатылды. Балалар Нәүрүзбикәгә бик матур итеп уен коралларында да уйнап күрсәттеләр. Әлбәттә инде балалар күңеленә кереп калганы "Кар бабай һәм Нәүрүзбикә" исемле театральләштерелгән тамаша иде.