Тукай яши безнең күңелләрдә.
26 апрель якынлашкан саен, Тукаебыз телдән төшми, без аңа тагын да ешрак мөрәҗәгать итәбез. Безне гаҗәеп бер тойгы, күтәренке хис биләп ала. Бу нидән шулай, дисезме?
Тукай татарның канына, җанына сеңгән. Моның шулай икәнлеген милләтнең рухы сыналганда ныграк аңлый башлыйбыз. Күп кенә сорауларга җавапларны да шагыйрьнең шигъри фәлсәфәсеннән эзлибез.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре , укучылар белән берлектә бик матур, эчтәлекле бәйрәм үткәрдек.