татарча диктант
2026 нчы ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
Бүген, 24 нче апрель көнне ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант” акциясенә Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсе да кушылды. Быел диктант тексты Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек иде. Текстны Балык Бистәсе Үзәк китапханәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Алсинә Әнәс кызы укыды.