"Татарча диктант"
"Татарча диктант" Бөтендөнья акциясенә кушылып, Олы Елга гомуми урта белем бирү мәктәбендә татарча диктант яздык.
Быелгы акция татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Олы Елга гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар, мәктәп укучылары, әти-әниләр белән берлектә диктант яздык.Ел саен үткәрелүче бу акция туган телебезне сакларга өйрәтә, аны ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне күрсәтә.
Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әлфинур Әдип кызы Мөбаракшина укыды.
#татарчадиктант2026
#ОлыЕлга
#ОлыЕлгаавылыкитапханәсе