Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

«Онытылмый Әфган кайтавазы…»

15 февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан Олы Елга мәдәният хезмәткәрләре, Олы Елга урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Мубаракшина Әлфинур Әдип кызы) Әфганстан җирендә үзләренең сугышчан бурычларын үтәгән ветераннар белән очраштылар. Очрашуда Ветераннар ул еллардагы солдат хезмәтләре турындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Әфганстандагы каршылыклар, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Тыңлаучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирделәр, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Искиткеч җанлы әңгәмә җыр, шигырь белән үрелеп барды. Ветераннарыбызга исәнлек-саулык, озак еллар яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып торуларын телибез.
15 февраля 2026 года исполняется 37 лет со дня вывода советских войск из Афганистана. В этот день страна отдает дань уважения воинам – афганцам и другим ветеранам боевых действий, кто прошел «горячие точки» в различных районах земного шара.