Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

"Бер көлүдән дөнья ямләнә"

1 апрель - көлке көне уңаеннан Олы Елга авыл китапханәсендә "Көлегез- файдасы күп, белегез!" дигән көлке кичәсе уздырылды. "Бер көлүдән дөнья ямләнә" исемле күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде.Кызыклы сораулар, табышмаклар, такмаклар белән үрелеп барган кичә чәй табыны артында узды.Һәркем үзенең исендә калган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Кичәнең башыннан азагына кадәр китапханәдә көлке авазы тынмады. https://vk.com/wall147988196_3237