Гаилә бәйрәме
23 апрель көнне Биектау авылы мәдәният йортында гаилә кыйммәтләренә багышланган "Гаилә - бәхет ачкычы"-дигән гаилә бәйрәме узды. Анда 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләр, шулай ук күп балалы гаиләләр чакырылган иде. Биектау авылыннан: 64 ел бергә яшәгән Галиевлар гаиләсе һәм куп балалы Шәрифуллиннар гаиләсе. Яңавыл авылыннан: 58 ел бергә яшәгән Сабировлар гаиләсе. Чаллыбаш авылыннан: 62 ел бергә яшәгән Шайдулиннар гаиләсе. Яңа-Сала авылыннан: 61 ел бергә яшәгән Галәветдиновлар гаиләсе. Чара концерт номерлары белән узды, гаиләләр яшь вакытларын искә алдылар, килгән тамашачылар белән гаилә бәхете тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Хөрмәтле кунаклар Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары-Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы hэм Балык Бистәсе районы ЗАГС мөдире Галиева Гөлшат Рифкать кызы, Биектау авыл җирлеге башлыгы Сахапов Равил Кыяметдин улы гаиләләрне котлап рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Гаиләләргә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!️️️