«Без Тукайлы халык»
26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтте
24 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан, Уракчы авыл китапханәсе, Уракчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган «Без Тукайлы халык» исемле әдәби бәйрәмендә катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы укучы балаларга, шагыйрнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен искә тошереп утте, иҗаты, кыскача тормыш юлы белән таныштырды ә укучыларыбыз аның әсәрләрен сәхнәләштерде. Уракчы авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, шагыйрьнең шигырьләрен һәр пәнҗишәмбедә уткәрелә торган “Тукайны бергәләп укыйбыз” дигән акциягә катнаштылар. Шагыйребез иҗатын яратып, шигырләрен, әкиятләрен укучы укучыларыбыз белән горурланабыз,чөнки Тукай иҗаты гасырдан гасырларга кучеп, киләсе буыннарда да шушылай матур чаралар уткәреп бөек Тукаеыбызны онытмаслар дигән теләктә калабыз. Зөлфирә Зөлфәт кызы, үз чиратында укучыларына, шагыйрьнең иҗаты буенча кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Тукай иҗаты мәңге сүнмәс, сүрелмәс, вакыт узу белән кадере арта барыр дигән теләктә калабыз. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
24 апреля в МБОУ "Урахчинская ООШ" прошел мероприятия «Без Тукайлы халык»,. посвященный дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
Мероприятие завершилось трогательным исполнением песни «Туган тел», которая давно стала гимном татарского народа.