Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Участие в Казанском Сабантуе 2026 год

Иске Арыш авылы китапханәсе җитәкчесе Зәйнуллина Минзәлия Ринат кызы 20 июнь көнне, Республикабызда узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Балык-Бистәсе районы "Ак калфак оешмасы, җитәкчесе Фәрзекаева Рүзилә Дамир кызы, Сабантуй кунакларын, үзебезнең туган ягыбызда элек-электән яратып пешергән "Бистә кабартмасы" белән сыйлады һәм кабартма пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, районыбызда һәр авыл җирлегендә пешерелгән "кабартмалы" район картасын тәкьдим итте. Әлеге карта район җитәкчеләре һәм рәис Рөстәм Нургали улына да хуш килде.

#СтароАрышскаяСБФ29
#ИскеАрышавылыКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры
#Сабантуй2026
#Аккалфак