Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Литературный пикник «Лето чудное - пора, детворе читать пора!»

В сквере у Центральной мечети Рыбно-Слободского района прошёл литературный пикник «Лето чудное - пора, детворе читать пора!»
26 июня в сквере возле Центральной мечети состоялось яркое культурное событие, ставшее частью масштабного проекта «Лето в Татарстане». Организаторами литературного пикника выступили сотрудники Ново-Арышской, Балыклы-Чукевской и Старо-Арышской сельских библиотек, которые объединили усилия, чтобы подарить детям и их родителям незабываемый праздник книги под открытым небом.
Программа мероприятия была насыщена активностями на любой вкус. Юные участники отправились в увлекательное путешествие по страницам любимых произведений. Для них были организованы весёлые интеллектуальные конкурсы: «Угадай героя» и «Продолжи строчку», где дети с азартом демонстрировали знание сказок и стихов.
Не обошлось и без подвижных игр по мотивам известных сюжетов, а также спортивных состязаний - беге в мешках, беге с яйцом в ложке и перетягивании каната, что позволило ребятам проявить смекалку, ловкость и командный дух.
Особой популярностью пользовалась «творческая мастерская», развернувшаяся на «полянке творчества». Здесь юные художники с энтузиазмом создавали яркие иллюстрации к услышанным историям, воплощая свои фантазии на бумаге. На протяжении всего праздника работала «книжная корзина» - подборка красочных изданий для самых разных возрастов, благодаря которой каждый гость смог найти себе чтение по душе.
Мероприятие прошло в тёплой, дружеской атмосфере и стало настоящим подарком для жителей района.
Стоит отметить, что проект «Лето в Татарстане», реализуемый при поддержке Раиса Республики Татарстан, объединяет множество подобных событий на территории всей республики, делая летний отдых детей познавательным и интересным.

 

26 июнь көнне Балык Бистәсе районы Үзәк мәчет янындагы скверда «Татарстанда җәй» масштаблы проекты кысаларында якты мәдәни чара узды. Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй һәм Иске Арыш авыл китапханәләре хезмәткәрләре оештырган әдәби пикник балаларга һәм аларның ата-аналарына ачык һавада онытылмаслык бәйрәм бүләк итте.
Чара программасы төрле бәйге, конкурсларга бай иде. Яшь катнашучылар яраткан әсәрләр битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юнәлде. Алар өчен «Геройны таны», «Юлын дәвам ит» кебек күңелле интеллектуаль конкурслар үткәрелде, анда балалар әкиятләр һәм шигырьләр белүләрен күрсәтте.
Билгеле сюжетларга нигезләнгән хәрәкәтле уеннардан һәм спорт ярышларыннан — капчык киеп йөгерүдән, кашыкка йомырка салып йөгерүдән һәм аркан тартышудан да читтә калмадылар. Бу ярышлар малай-кызларга тапкырлык, җитезлек һәм команда рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
«Иҗат остаханәсе» аеруча популяр булды. Биредә яшь рәссамнар үз фантазияләрен кәгазьгә төшереп, матур иллюстрацияләр иҗат иттеләр. Бәйрәм дәвамында барлык кунаклар да үзләренә ошаган китап таба алсын өчен төрле яшьтәгеләр өчен бизәкләнгән басмалар тупланган «Китап кәрҗине» эшләде.
Чара җылы, дустанә атмосферада узды һәм район халкы өчен чын бүләккә әйләнде.
Шунысы игътибарга лаек: Татарстан Республикасы Раисе ярдәме белән тормышка ашырылып килүче «Татарстанда җәй» проекты республикабыз территориясендә балаларның җәйге ялын күңелле һәм кызыклы итә.

 

#ЛетоВТатарстане
#ҖәйгеАлан
#ТатарстандаҖәй
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека