Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

День села

ЯҢА АРЫШТА «АВЫЛ КӨНЕ» ГӨРЛӘП УЗДЫ
Алдагы елда Яңа Арыш авылында Сабан туе узмыйча калуы күпләрне борчуга салган иде. Быел исә, 12 июнь көнне, бу хәл уңай якка үзгәрде - авылыбызда зурлап «Авыл көне» бәйрәме гөрләп узды. Чарага авылдашлар, якташлар һәм төрле төбәкләрдән кайткан кунаклар бик күп җыелган иде.
Бәйрәмне изге дога белән башлап җибәрдек: Яңа Арыш авылының имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов Азан әйтте. Авыл тормышындагы шатлыклы вакыйга белән барлык авылдашларын җирлек башлыгы Хәлим Зарипов котлады, барысына да күңелле яллар һәм яхшы кәеф теләде.
Тамашаны якташыбыз, алыштыргысыз алып баручы һәм юмор остасы Раил Рамазанов җитәкчелегендәге команда күтәреп алды. Аның ярдәмчеләре арасында танылган җырчы Илүзә Гайсина һәм диджей Ильдар Исламов та бар иде.
Район вәкиленең чыгышы бәйрәмгә аерым мәртәбә өстәде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков барлык халыкны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук ул химия фәне укытучысы Галия Нәбиуллинага һәм шушы фәннән Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл туплаган чыгарылыш сыйныф укучысы Диләрә Миннәхмәтовага чәчәк гөлләмәләре тапшырды, аларга киләчәктә уңышлар теләде.
Оештыру комитеты исеменнән җирлек башлыгы Хәлим Зарипов гаилә юбилярлары - 50 ел бергә гомер кичергән парларны (Минзифа һәм Рәүф Садыйковлар, Фәүзия һәм Гәбделбәр Садыйковлар, Фирдәүсә һәм Таһир Имамиевлар) күркәм юбилейлары белән котлады, аларга чәчәк букетлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук яшь гаиләләр Эльвира һәм Ильдар Рәхимовларны, Әлфия һәм Айназ Гатиятуллиннарны сабыйлары туу белән тәбрикләде.
Хезмәт батырларына да игътибар зур булды. “Арыш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Фәргать Галәветдинов һәм “Умная ферма” бүлекчә идарәчесе Айнур Зиннуров колхозда иң алдынгы хезмәткәрләрне акчалата бүләкләр, чәчәкләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
Бәйрәм программасы төрледән-төрле уеннар һәм ярышларга бай иде. Халык аеруча «Ралли», табагач белән йомырка тотып йөгерү, аркан тартышу, ташбака, «гусеничный трактор» һәм «ласта», әтәч куып тоту уеннарын яратып кабул итте. Көрәш яратучылар өчен кул көрәше һәм гер күтәрү буенча ярышлар оештырылды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Милли көрәш - Сабантуйның аерылгысыз өлеше һәм бәйрәмнең күрке булып санала. Бу юлы да мәйдан баһадирларның бил алышуын түземсезлек белән көтеп торды. Көрәштә абсолют батыр булып Ишмөхәммәтов Ильсаф калды. Барлык җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз!
Сәхнә түрендә авылдашларыбызның талантлары балкыды. Рәстәм Гыймадиев, Гөлназ Сафина, Ләйсән Вәлиева, «Мирас» фольклор ансамбле үзләренең матур чыгышларын бүләк итте. Казан шәһәреннән кайткан Нәргизә Имамиева, Балык Бистәсе районы Сабакай авылыннан Рөстәм Шәрипов, Теләче районы Нырсы авылыннан килгән Гәйсә Кәримовның моңлы тавышларын тамашачылар аеруча яратып кабул итте. Казан шәһәреннән кайткан Илүзә Гайсина, Татарстан Республикасының халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Рамил Минхановның җырлары  бәйрәмгә ямь өстәде. Азалия Гәйнетдинова һәм Алия Гатиятуллина башкарган дәртле биюләр дә халык күңеленә хуш килде.
Раил Рамазановның искиткеч матур һәм күңелле итеп алып баруы, тел байлыгы һәм юмор хисе бәйрәмнең тагын да җанлануына китерде. Ул халыкны үз арттан ияртә белде, кирәк урында шаярып-шаяртып, кәефне күтәрде.
Яңа Арыш авылы халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән барлык авылдашларга, иганәчеләребезгә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге күркәм бәйрәмне оештыруда күрсәткән ярдәмегез өчен олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
 
 
В Новых Арыше с размахом прошёл «День села»
 
Отмена традиционного Сабантуя в селе Новые Арыши в прошлом году вызвала у земляков немало огорчений. Однако в этом году, 12 июня, ситуация изменилась к лучшему - праздник «Авыл көне» (День села) прошёл с небывалым успехом! На живописной поляне собралось множество односельчан, а также гостей из разных районов и городов Татарстана, что создало по-настоящему тёплую и дружескую атмосферу.
Праздник начался со священной молитвы: азан произнёс имам-хатыйб села Фарит хазрат Хуснутдинов, испросив благословения Всевышнего на мирное и радостное торжество. С приветственным словом к жителям обратился глава поселения Халим Зарипов, поздравив всех с Днём России и пожелав приятного отдыха и хорошего настроения.
Концертную программу взяла на себя яркая команда под руководством нашего земляка, незаменимого ведущего и мастера юмора Раиля Рамазанова. Вместе с ним публику развлекали известная певица Илюза Гайсина и диджей Ильдар Исламов, задавая ритм всему празднику.
Особую торжественность мероприятию придало выступление представителя администрации района. Начальник районного отдела образования Ильсур Садыйков поздравил всех с праздником и вручил букеты цветов учителю химии Галие Набиуллиной и выпускнице Диляре Миннахметовой, которая блестяще сдала ЕГЭ, набрав 100 баллов по этому предмету, и пожелал им дальнейших успехов.
От имени оргкомитета глава поселения Халим Зарипов чествовал семейные пары-юбиляры, прожившие в любви и согласии 50 лет: Минзифу и Рауфа Садыковых, Фаузию и Габдельбара Садыковых, Фирдаусу и Тагира Имамиевых. В их честь звучала музыка, им вручили букеты цветов и ценные подарки. Также были отмечены молодые семьи - Эльвира и Ильдар Рахимовы, Альфия и Айназ Гатиятуллины, - совсем недавно ставшие родителями.
Большое внимание было уделено труженикам полей и ферм. Заместитель директора ООО «Арыш-Агро» Фаргать Галяветдинов и управляющий отделением «Умная ферма» Айнур Зиннуров отметили самых передовых работников колхоза денежными премиями, цветами и почётными грамотами за добросовестный труд.
Для детей и взрослых была организована насыщенная игровая программа. Народ с азартом участвовал в таких забавах, как «Ралли», бег с ложкой и яйцом, перетягивание каната, «черепаха», «гусеничный трактор» и ловля петуха. Для любителей силовых видов спорта прошли состязания по армрестлингу и подъёму гири, победители которых получили памятные призы.
Как и положено, украшением праздника стала национальная борьба Корэш. Зрители с замиранием сердца следили за схватками богатырей на майдане. По итогам соревнований звание абсолютного батыра и главный приз завоевал Ишмухаметов Ильсаф. От всей души поздравляем его и всех победителей!
На сцене блистали таланты наших односельчан. Своими выступлениями порадовали Рустам Гимадиев, Гульназ Сафина, Лейсан Валиева и фольклорный ансамбль «Мирас». Особенно тепло зрители встречали приехавших артистов: задушевное пение Наргизы Имамиевой из Казани, народные мотивы Рустема Шарипова (д. Сабакаево) и Гайсы Каримова (д. Нырси). Украшением концерта стали выступления народного артиста Республики Татарстан, актёра театра им. К. Тинчурина Рамиля Минханова, а также энергичные танцы в исполнении Азалии Гайнетдиновой и Алии Гатиятуллиной.
Великолепное ведение Раиля Рамазанова, его богатство речи и тонкое чувство юмора ещё больше оживили праздник. Он умело вёл народ за собой, вовремя шутил и поднимал настроение всем присутствующим.
От лица жителей села Новые Арыши и прибывших гостей мы выражаем огромную благодарность всем односельчанам, принимавшим участие в организации, и нашим спонсорам. Выражаем вам глубокое уважение за оказанную помощь в проведении этого прекрасного праздника.
Автор: Разиля Мухаметрахимова.