Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Встреча с защитником Отечества

Яңа Арыш авылына хәрби хезмәткәр Кәримов Фидаиль махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Мөмкинлектән файдаланып, без, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән аның өенә, Фидаиль янына, гаиләсенең хәлен белергә бардык.
Ул 2022 елның сентябрендә үк мобилизацияләнә, тумышы белән Ырга авылыннан, Бәтке мәктәбен тәмамланган егет. Бүгенге көндә Фидаильнең гаиләсе Яңа Арыш авылында яшиләр. Бик акыллы, тәртипле, аралашучан егет. Ул безнең белән бик рәхәтләнеп аралашты. Мәктәп укучыларына үзенең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы турында, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Фидаиль яшь буынга теләкләрен дә җиткерде:
-Һәр көнегезне шатлык белән каршы алыгыз, яхшы билгеләргә генә укыгыз, тырыш булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, олыларга ярдәм итегез.Тыныч тормышның кадерен белегез,-диде. Шулай ук укучыларга солдат абыйлары кебек батыр, кыю булып, туган илебезне яратып үсүләрен теләде. Укучылар солдат сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сораулары да шактый иде. Аларга җавап алдылар.
Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешесенең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган очрашуыбыз җылы атмосферада узды. Вакытлы матбугат белән дә танышырга өлгердек. Фидаиль Яңа Арыш авылы халкына Рәхмәт хаты да алып кайткан.
Фидаиль сиңа ныклы сәламәтлек, сугышчан рух һәм барлык эшләрендә җиңүләр телибез. Исән-сау бул!

 

#сво #Специальнаявоеннаяоперация #НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РеспубликаТатарстан #РыбнаяСлобода