Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

«Кулда-каләм, җанда-иҗат ялкыны» Встреча с Вазихом Фатиховым

Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Кулда — каләм, җанда — иҗат ялкыны» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәнең кадерле кунагы — танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы җырлар авторы, озак еллар «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән якташыбыз Вазыйх Фатыйхов иде. Шулай ук чарада авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов һәм хөрмәтле авылдашлар катнашты.
Кичәне китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова ачып җибәрде. Ул кунакларны җылы сәламләп, изге теләкләрен җиткерде һәм сүзне Вазыйх Фатыйховка бирде. Шагыйрь үзенең мәктәп, студент елларын искә төшерде, туган ягы Балык Бистәсенә кайтуы, иҗат юлы белән таныштырды. Аның беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук район газетасында басыла башлый, ә соңрак әсәрләре республика матбугатында да еш дөнья күрә.
Кичәдә Вазыйх Фатыйховның иҗаты аеруча җылы кабул ителде. Нурзидә Хөсәенова, Әлфия Гыйлемханова, Гүзәлия Галимова аның иң матур шигырьләрен укып, очрашуга ямь өстәделәр. Кунаклар шагыйрьнең сөйләмен тын да алмый тыңлап утырдылар, аның китаплары белән якыннан таныштылар.
«Яңадан да шигырьләр байтак җыелды. Ләкин җыентык туплап чыгару өчен вакыт һәм чыгымнар кирәк», — дип уртаклашты язучы.
Очрашу барышында авылдашлар шагыйрьгә үзләренең рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр, аның белән якыннан аралашуның никадәр кадерле булуын ассызыкладылар.
Көннең икенче яртысында очрашу Яңа Арыш урта мәктәбендә дәвам итте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ильнур Галимов кунакларны авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре белән таныштырды, мәктәп музеена сәяхәт оештырылды. Укучылар белән аралашу да җылы атмосферада үтте.
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле — Вазыйх Фатыйховны каршы алу иде. Аны күрү укучылар өчен зур сөенеч булды. Шагыйрь балаларга үзенең шигырьләрен сөйләде, туган авылның кадерен белергә, аны яратырга чакырды. Ильнур Галимов үзенең кызы Энҗе иҗат иткән шигырьне дә укып ишеттерде.
Бу чара яшь буын күңелендә туган якка, аның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт уятты. Укучылар мондый очрашуларның алар өчен бик тә кирәкле һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр.
«Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада», — диләр кичәне оештыручылар.
Очрашу барыбыз өчен дә онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Вазыйх абыйга рәхмәтебез чиксез, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, канатларыгыз талмасын!

 

В Ново-Арышской сельской библиотеке состоялась творческая встреча под названием «Кулда-каләм, җанда-иҗат ялкыны» («В руках — перо, в душе — огонь творчества»). Это мероприятие стало настоящим праздником для всех ценителей литературы и родного края. Особенным гостем вечера стал известный поэт, заслуженный работник культуры Татарстана, член Союза писателей Татарстана, автор множества песен Вазих Фатихов. Также на мероприятии присутствовали глава сельского поселения Халим Зарипов и уважаемые односельчане.
Вечер открыла заведующая библиотекой Разиля Мухаметрахимова. Она тепло поприветствовала гостей, пожелала им всего доброго и передала слово Вазиху Фатихову. Поэт поделился воспоминаниями о школьных и студенческих годах, рассказал о своём творческом пути и возвращении в родной Рыбно-Слободский район. Его первые стихи начали публиковаться ещё в школьные годы в районной газете, а позже произведения автора часто появлялись и в республиканской прессе.
Творчество Вазиха Фатихова было особенно тепло принято слушателями. Нурзида Хусаинова, Альфия Гилемханова, Гузалия Галимова прочитали его лучшие стихи, добавив встрече особую атмосферу. Гости с замиранием сердца слушали выступления, знакомились с книгами поэта.
«Стихов накопилось немало. Но для издания сборника нужны время и средства», — поделился писатель.
В ходе встречи односельчане выразили поэту свою благодарность и добрые пожелания, подчеркнув, как ценно для них личное общение с ним.
Во второй половине дня встреча продолжилась в Ново-Арышской средней школе. Учитель истории и обществознания Ильнур Галимов познакомил гостей с историей села и его выдающимися личностями, организовал экскурсию по школьному музею. Общение с учениками прошло в очень тёплой обстановке.
Самым трогательным моментом встречи стало приветствие Вазиха Фатихова. Его появление стало большой радостью для школьников. Поэт читал детям свои стихи, призывал беречь и любить родную землю. Ильнур Галимов также прочитал стихотворение, написанное его дочерью Эндже.
Это мероприятие пробудило в сердцах молодого поколения уважение к родному краю, его истории и культуре. Ученики отметили, что такие встречи очень важны и полезны для них.
«Талантливых людей не нужно искать далеко — они рядом с нами», — говорят организаторы вечера.
Встреча подарила всем незабываемые моменты.

 

#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#МинистерствокультурыРТ
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека