Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Үзәк китапханәдә Фатиһ Кутлуның яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды.

 
Үзәк китапханәдә Фатиһ Кутлуның яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды.
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә Казан каласыннан мәртәбәле кунакларыбыз –язучы, драматург Рабит Батулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Сания Әхмәтҗанова килделәр.
Чарада район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Аксакаллар шурасы» вәкилләре, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, укытучылар, укучылар катнаштылар.
Кунакларны район хакимияте башлыгы исеменнән Балык Бистәсе районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина тәбрикләде һәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Кичәне Фатиһ Кутлу үзе алып барды. Ул үзенең хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. 2023 елда Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булган әнисен искә алды һәм аңа багышлап «Әниемә» җырын башкарды. Фатиһ Кутлу, төрек музыкаль уен коралында уйнап күрсәтте, татар халкының «Ай былбылым» җырын, шулай ук төрек телендә җырлар һәм милли киемнән биюләр дә башкарды. Тамаша кылучылар Фатиһ Кутлуның һәрбер сүзен, һәр чыгышын йотлыгып тыңладылар. Ул үзенең тыйнаклыгы, тирән фикере, киң диапазондагы әңгәмәдәш булуы, укучы күңелендә зур соклану уятты.
Соңыннан исә Фатиһ бәй китап сөючеләргә култамгалы китапларын өләште. Кичәдә катнашучылар әдип һәм кунаклар белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Иҗади кичә бик җылы, күңелле узды. Чарага килгән тамашачыларыбыз сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Тулы вариантны "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый алырсыз.
 
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
 
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека