"Туган телем — иркә гөлем"
Түбән Тегермәнлек авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Туган телем — иркә гөлем" дип исемләнгән громкие чтения (кычкырып укулар) чарасы узды
Чарада башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Васикова Фәния Дамир кызы катнашты. Ул укучыларга туган телнең һәр кеше өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуы, аны сакларга, кадерләргә һәм үстерергә кирәклеге турында бик кызыклы итеп сөйләде.
Балалар үзләре яраткан шагыйрь һәм язучыларның әсәрләреннән туган телләрендә — татар һәм рус телләрендә — шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укыдылар. Чара җылы һәм күңелле мохиттә үтте.
Туган телебез — безнең байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк!