"Науруз байрам"
Нәүрүз – ул , язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме . Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. 21 март конне күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм, көн белән төн тигезләнгән тәүлеккә туры килә.
Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына
саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр. Балалар да кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр.
Шушы уңайдан Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Нәүрүз котлы булсын" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Бу мавыктыргыч чарада өлкәннәр һәм балалар катнашты. Балалар төрле уеннарда көч сынаштылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Бәйрәм ахырында тәмле чәй һәм коймак белән сыйландылар.
Верхне-Тимерликовская сельская библиотека совместно с сельским клубом организовали праздник весны "Нәүрүз котлы булсын!". "Науруз - байрам" - эта праздник мира и добра, госиеприимства и обилия. На праздник в гости были приглашены и дети, и взрослые. В ходе мероприятия участники узнали об истории праздника, а также приняли участие в различных состязаниях на силу и ловкость , отгадывали загадки про весну. После мероприятия пили вкусный чай, всех угощали блинами.