"Птицы- герои книг"
1 апреля мы отмечаем День птиц. Праздник не случайно отмечается в этот день. 1 апреля 1906 года была подписана Международная конвенция по охране птиц. День птиц тогда еще в СССР получил официальный статус в 1927 году. А еще раньше, в 1918 году, Россия подписала действующий поныне Международный договор о перелетных птицах. Международный день птиц отмечается с 1905 года, когда вступила в силу Международная конвенция по охране птиц.
Сегодня в рамках "Неделя детской книги" к Дню птиц в библиотеке поговорили о некоторых представителях пернатой планеты, об интересных моментах из жизни птиц. Присутствующие активно отвечали на вопросы литературной викторины «Птицы – герои книг», дружно вспоминали пословицы и поговорки о птицах.
1нче апрельдә без кошлар көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм очраклы рәвештә генә билгеләп үтелми. 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куелды. Ул вакытта СССРда кошлар көне 1927 нче елда рәсми статус ала. Ә элегрәк, 1918нче елда, Россия хәзерге вакытта гамәлдә булган күчмә кошлар турында халыкара килешүгә кул куйган иде. Халыкара кошлар көне 1905нче елдан бирле билгеләп үтелә, ул чакта кошларны саклау буенча Халыкара конвенция үз көченә керде. Бүген "Балалар китабы атналыгы" кысаларында Кошлар көне уңаеннан китапханәдә китап укучылар белән канатлы планетаның кайбер вәкилләре, кошлар тормышындагы кызыклы мизгелләр турында сөйләштек. Балалар «Кошлар – китап геройлары» дигән әдәби викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30ар кош туры килә.
Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!