Больше-Салтанская сельская библиотека - филиал № 13

Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын  егетебез тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр,таулар  арасында сугышкан,  ә безнең Олы Солтан авылыннан бу сугышта  3 егет  катнаштты,
Мухаметшин Миннур, Гайниев Айдар, Сунгатуллин Рамил. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
        Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 37ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче соң? Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!.. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 263 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.
Шул уңайдан без Олы Солтан авылы җирлеге җитәкчесе белән китапханә мөдире мәдәният йортына үзебезнең әфганчыларыбызны ифтар ашына чакырдык. Исән сау булып киләсе елларда да очрашырга язсын иде.