Больше-Ошняковская сельская библиотека - филиал № 12

85 летие детского писателя Роза Муллануровны

оформление выставки, ознакомление писателем Журналист һәм балалар язучысы Роза Мулланурова (Роза Габденур кызы Камалетдинова) 1946 елның 16 маенда Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иж-Бубый урта мәктәбендә укый. 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, ике ел Казан электр техникумы китапханәсендә китапханәче булып эшли. 1971 елның сентябреннән Казандагы В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә (элекке дары заводы) чыга торган күптиражлы «Ленинчы» газетасында әүвәл хәбәрче, аннары 1974-1990 елларда редактор вазифаларын башкара. 1990 елдан Роза Мулланурова — «Сөембикә» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.