"Кадер иясе"
Киемеңә карап... Нишлиләр? Әйе, каршылыйлар. Акылыңа карап... Әйе, озаталар. Бу әйтем адәм баласы турында. Районның да "киеме " бар. Урам- тыкрыклар, оешма ишегаллары, шәхси йортларның капка төбе, сад-бакчаларның йөзе, һәм нинди генә кунак аяк басмасын, иң әүвәл аның "йөзе"нә бага. "И матур сездә" - ди ул, яисә: "И бигрәк ямьсез як икән", - дип борын җыера. Табыны нихәтле генә тәмле ризыклар белән бизәлсә дә, әгәр хуҗабикәнең өс-башы шапшак икән, аппетит бозыла.