"Кадер иясе"
Ә бер кичне, Кадрия ире белән ишегалдында нәрсәдер эшләп йөргәндә, тук та тук тимер капкага бәрәләр.
- Керегез, бикләнмәгән! - дип кычкыра Азат. Ә керүче күренми. Кунак әллә тыйнак , әллә чукрак шунда.
"Тук- тукларешрак кабатлангач, Азат үзе барып капканы ача һәм... абына-сөртенә артка чигенә.
Кадрия, - ди ул хатынына. - Тизрәк! Анда синең бөркетең килгән! Каян тапкан ул сине?!