Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Кадер иясе"

Авылда ир белән хатын аерылыша. Йорттагы мал-мөлкәтне, кашык-тәлинкәсенә кадәр санап, бик тиз бүлешә болар. Һәркем үз өлешен үзенә ташып та куя. Тик бер җан иясенә генә: "Минеке, кулыңны сузма!" - дип чытырдап ябышучы күренми. Яшь ярымлык малай ни атасына, ни анасына сыймый, бәхетсез нарасыйны туп кебек анда-монда типкәләп йөртә башлыйлар. "Син ал, ди хатынына ир. - Миңа ул кирәкми. Тудырган анасы баксын". Ә хатын бүтән ялганмаслык иттереп кырт кисә: "Миңа нәрсәгә синең имгәгең! Яңадан кияүгә чыгып, алма кебек балалар табам әле мин. Үзеңә ал!"