Кадер иясе
- Икенче атнага тикле йөр хәзер пычрак күлмәгең белән, - диде әни. Борчылып күршеләргә кердем, ә алар майга манып ярып пешерелгән кабыклы бәрәңге ашый иде. Хуҗабикә апа өстемә карап:
- Килмә табынга, килмә! Бусагада гына аша! - дип, кулыма бәрәңге белән ипи тоттырды. Бусагага утырырга ярамый, дия иде әбекәй, шуңа утырмадым, чыгып киттем.
Шуннан соң бала акылы белән аңладым. "Мин әнидән башка беркемгә дә кирәк түгел!"