Кадер иясе
Төшемдә кызым: "Әнкәм, борчылма, сиңа операция ясамыйлар" - ди. Зонт йоттырдылар. Иртәгесен укол кадап, операция бүлмәсенә алып китте шәфкать туташы. Наркоз бөтенләй тәэсир итмәдеме икән, йокы аралаш ишетәм, хирург:
- Нәрсә бу? Кичә шеш бар иде, бүген чип-чиста, - ди.
Күземне ачкач, ул:
- Хәлең ничек? - диде.
- Әйбәт, - дидем. - Миңа сез операция ясамадыгыз. Мәрхүмә кызым алдан ук белгерткән иде.