Әдәби марафон
Әдәби марафон 1 нче көн
Әти сабаклары бәһасез. Алар эре-эре хәрефләр белән күңел дәфтәренә языла. Беренче апрель - алдау көне. Әй, алдап та куя инде кеше! ""Күлмәгең буялган, итәгең ертылган, кәпәчеңә карга кәкәй иткән..." - болар зарарсыз шаяртулар, ә мунча мәрәкәсе, вәт монысы акылыңны тимер тарак белән тарарлык шаярту: Кадрия белән апасы Ильхамия ялгыз яшәгән Шәмсенур әбине ягылмаган салкын мунчага чакыра. Кызык ясыйлар, имеш. Рәхмәтләрен яудыра -яудыра, комганын тотып килә карчык. Читтән генә күзәткән кызлар "Шәп алдадак!" дип куанышып моны әтиләренә сөйли.
- Килдеме? - ди ата кеше.
- Килде, килде! - диләр шаяннар.
Әти кешенең йөзе кырыслана.
Болай итәсез, кызыкайларым! Хәзер үк су ташып мунча ягасыз да, суы кайнарлангач, әбекәйне җитәкләп китерәсез! Себеркене һәйбәтләп парларга онытмагыз!
- Шуннан бирле, кызык табам дип, бер тапкыр да кеше алдамадым.