"Көлке көне"
Бүген яңа 35 әдәби марафонга аяк бастык, хәерле сәгатьләрдә, илләр имин булсын.
Бүген Көлке көне, рәхим итеп көлеп алыйк.
АЛДАГЫЗ ӘЛЕ МИНЕ!
Бүген алдау көне, дуслар,
Алдагыз әле мине.
Җитди, диеп, беләләрдер:
Беркем шаяртмый мине...
Минем дә, башкалар кебек,
Килә бит алданасым,
Балачагымдагы керсез
Сабый булып каласым.
Алдагыз әле, алдагыз,
Син, дип, кызлар кебексең.
Җитезлегең югалмаган,
Һаман чабып йөрисең.
Мактау сүзләре әйтегез,
Кызганмый, өеп - өеп,
Егетләр калалар әле
Синең арттан "аһ!", диеп.
Шигырьләрең искитмәле,
Шагыйрьләр читтә торсын!
Алдагыз әле, алдагыз!
Минем күңелем булсын.
Алдакчыны җенем сөйми,
Андыйларга ят күңел.
Бик тә алданасым килә:
"Алдакчы көне" бүген...
Алдагыз әле , алдагыз!
Яктырсын күңел күгем...
***Дустым, сине туган көнең белән котлыйм, үзеңне яратучы ирең, тыңлаучан балаларың булсын!
- Рәхмәт! Ә боларын кая куярга?
****Кадерлем, мин тагын галстугым ны таба алмыйм инде. Шкафны кабат кайда күчереп куйдың соң син?
***Тиздән ректор итеп үзенең университетының исемен дөрес әйтә белгән кешене куя башлаячаклар.
***Кредитны каплау өчен кредит алу янгынны керосин белән сүндерү инде ул.